Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Бүлекчә эшчәнлегенең төп максатлары һәм бурычлары:

1) каникуллар вакытында укучыларның ялын оештыру;

2) социаль-негатив күренешләрне профилактикалау шарты буларак, балалар һәм яшүсмерләрнең  дәрестән тыш вакытларын файдалы уздыруга шартлар тудыру;

3) балалар һәм мәктәп яшендәге үсмерләрнең сәламәтлек һәм тәрбия өлкәсендәге шәһәр программаларын тормышка ашыру.

Бүлекчә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

1) муниципаль белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең тәрбия программаларын тормышка ашыруга кагылышлы өлешен координацияли;

2) шәһәр белем бирү учреждениеләренең тәрбия программалары эчтәлеген анализлый;

3) муниципаль белем бирү учреждениеләрен аттестацияләгәндә тәрбия һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруга кагылышлы өлештә булышлык күрсәтә;

4) шәһәр территориясендә түбәндәге программаларның норматив-методик тәэмин ителешен гамәлгә ашыра һәм координацияли:

а) тәрбия эшенең үсеше;

б) «Укучыларның белеме һәм сәламәтлеге»;

в) укучыларның дәрестән тыш шөгыльләре һәм шул исәптән, өстәмә белем алулары;

г) укучыларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру;

д) укучылар арасында хокук бозулар, күзәтүчесезлек, социаль-негатив күренешләрне булдырмау өлкәсендәге профилактик эшчәнлек;

е) белем бирү учреждениеләрендә спорт-сәламәтләндерү эше һәм укучылар арасында спартакиадалар уздыру;

ж) экологик тәрбия;

5) үз компетенциясе чикләрендә, балалар җәмәгать оешмалары һәм шәһәрнең ата-аналар берләшмәләре эшчәнлеген координацияли;

6) мәктәпкәчә, мәктәп белем бирү системаларының тәрбия программаларын гамәлгә ашыру өлешендә дәвамчанлыкны тәэмин итә;

7) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр белем бирү учреждениеләрендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм  бала хокуклары турында Конвенция белән ныгытылган бала хокукларын саклауны тәэмин итә;

8) үз компетенциясе чикләрендә, белем бирү учреждениеләре советлары, профилактика штаблары, сәламәтлек саклау хезмәтләре, укучыларның дәрескә йөрешен күзәтү эшчәнлеген норматив-методик яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

9) муниципаль белем бирү учреждениеләренең тәрбия эше юнәлеше буенча статистик мәгълүматларны оештыра, анализлый һәм гомумиләштерә;

10) үз компетенциясе чикләрендә, укучыларны патриотик тәрбияләү программасын тормышка ашыруны контрольдә тота;

11) үз компетенциясе чикләрендә, эшчәнлекне анализлау, планлаштыру һәм координацияләүне гамәлгә ашыра:

а) күп профильле учреждениеләрдә балаларга өстәмә белем бирү;

б ) бер профильле учреждениеләрдә балаларга өстәмә белем бирү;

12) муниципаль белем бирү учреждениеләрендә укучыларның тормыш иминлеге нигезләрен һәм сәламәтлек культурасын саклау, шул исәптән, «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге, әхлакый-җенси тәрбия проблемалары һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре буенча  укыту программаларын үтәүне контрольдә тота;

13) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эшен тормышка ашырганда хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы нормаларын үтәүне контрольдә тота.


Җитәкче:

Бросалина Татьяна Григорьевна

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Четверг, 28 сентября 2023, 10:43